Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Мостай Кәримнең 105 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
18 октябрьдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда «О, любовь, ты бессмертие дала!» дип аталган уникаль күргәзмә ачыла. Ул башкорт әдәбияты классигы, Башкортстан халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы катнашучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәрим тууга 105 ел тулуга багышланган. Бу хакта «Башинформ» яза.
Бу истәлекле көндә Башкортстан Республикасы Милли музее Мостай Кәримнең биографиясе вакыйгаларын һәм берничә буын кешеләре яраткан әсәрләрен яктыртучы күргәзмә тәкъдим итә.
Күргәзмәдә язучының кулъязмалары, шәхси әйберләре, гаилә архивы һәм Милли музей фондыннан тарихи фотосурәтләр, Башкортстан театрларының сәхнә костюмнары, шулай ук шагыйрьнең гомерен дошман пулясыннан саклап калган комсомол билеты тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәне ачуда шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова катнашачак. Әлеге күргәзмә өчен уникаль экспонатларны ул биргән.
«О, любовь, ты бессмертие дала!» күргәзмәсе кысаларында Мостай Кәримнең «Өч таган», «Сеңелкәш», «Озын-озак балачак», «Ярлыкау» әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарны күрсәтү планлаштырылган.
Күргәзмә 2024 елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз