news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Мостай Кәрим һәм Рәсүл Гамзатовка багышланган түгәрәк өстәл булды

Язучылар, республиканың иҗади эшлеклеләре, Дагыстаннан галимнәр һәм кунаклар «Мостай Кәрим һәм Рәсүл Гамзатов: үз халыкларының зирәклеге илчеләре» дигән түгәрәк өстәлгә җыелды. Ул Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган. Бу хакта «Башинформ» З.Вәлиди исемендәге Милли китапханә матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Сәламләү чыгышында китапханә директоры Азат Ибраһимов әлеге чараның мөһимлеген әйтте һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең кызы Әлфия Мостаевнага һәм түгәрәк өстәлдә катнашучыларга кызыксыну һәм катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

«Рәсүл Гамзатов һәм Мостай Кәрим – безнең халыкның ике символы. Алар бер-берсеннән аерылгысыз. Без аларның зур дуслыгы турында күп укыдык, шагыйрьләр үзләре дә дуслык турында күп язган. Алар бер-берсе янына килеп йөргән, хат язышкан. Аларның истәлекләре көндәлекләрдә, хатларда сакланган», - диде Азат Ибраһимов.

Шуңа күрә «Рәсүл Гамзатов» дигәч, без Мостай Кәримне дә искә төшерәбез. Ә «Мостай Кәрим» дигәч, Рәсүл Гамзатов искә төшә. Безнең өчен аларның язмышлары шулкадәр тыгыз үрелгән, диелә хәбәрдә.

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Мостаевна әтисе белән Рәсүл Гамзатов арасындагы бөек дуслык турында сөйләде.

Башкортстанның Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназия-интернат һәм Мостай Кәрим исемендәге 158нче гимназия укучылары халык шагыйрьләре Рәсүл Гамзатов һәм Мостай Кәрим шигырьләрен укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100