news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Мостай Кәрим атналыгы башланды

14-20 октябрьдә «Ашкадар» радиосында Мостай Кәрим атналыгы уза. Иҗат коллективы әлеге истәлекле вакыйганы халык шагыйре каберенә чәчәкләр салу белән башлап җибәрде. Бу хакта «Башинформ» яза.

Радионың алтын фондында Мостай Кәрим исеме белән бәйле уникаль язмалар күп. Бу төрле еллардан язмалар. Эфирда көн саен автор үзе һәм танылган артистлар башкаруында шигырьләр һәм проза әсәрләре, халык шагыйре сүзләренә язылган җырлар, төрле еллардагы радиокуелышлар, шулай ук Мостай Кәрим катнашкан һәм аның истәлегенә әзерләнгән тапшырулар яңгыраячак.

«Безнең дөнья» тапшыруының туры эфирдагы чыгарылышлары шулай ук халык шагыйренең тормыш юлы һәм иҗатына багышланачак. Уфада юбилей алдыннан узучы чаралардан репортажлар әзерләнәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot