Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Мортаза Рәхимовка багышланган күргәзмә ачылды
Башкортстанның Милли музеенда Мортаза Рәхимовның 90 еллыгына багышланган «Башкортстан Республикасының Беренче Президенты» күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Бу хакта «Башинформ» яза.
«Күргәзмә кунаклары легендар сәясәтченең бөтен тормыш юлын күрә ала. Мортаза Рәхимовның республика белән җитәкчелек итү чорындагы (1990- 2010) документлар, чыганаклар аның тормышының төрле этапларын ача. Экспозициядә Мортаза Рәхимовның эш кабинеты атмосферасы торгызылган, анда аның шәхси һәм эш көнкүреше әйберләрен күрергә мөмкин», – дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. .
Экспозицияне Башкортстан Республикасының Беренче Президенты тарафыннан әйтелгән цитаталар, интервьюлардан өзекләр, фотолар, хезмәттәшләре һәм замандашларының бәяләмәләре җанландыра. Республика эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылышлы материаллар, агитация плакатлары, листовкалар, сайлау бюллетеньнәре һәм төрле еллардагы сайлау кампанияләре кандидатларының декларацияләре, Президентны сәфәрләрендә озата барган фотокорреспондентлар фотоларын да күрергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз