news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Мортаза Рәхимов» энциклопедиясе басылып чыккан

Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Башкорт энциклопедиясе институты коллективы Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Мортаза Рәхимов» энциклопедиясен әзерләгән һәм бастырып чыгарган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Басма Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2023 елның 13 февралендәге «Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү турында»гы указы нигезендә нәшер ителгән.

«Әлеге китап Россия Федерациясендә дәүләт эшлеклесе хакындагы беренче персональ энциклопедияләрнең берсе. Аны әзерләгән вакытта Башкортстан Республикасының беренче Президенты шәхесен объектив кабул итү максатыннан Рәхимовның дәүләт һәм сәяси эшчәнлеген тирәнтен, төрле яклап яктырту мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Мортаза Рәхимовның тормышы һәм эшчәнлеге турында архивта сакланган, төрле чыганакларда дөнья күргән материалларны җыю, аларны системага салу эше оештырылды, басманы әзерләүнең концепциясе, структурасы, методикасы эшләнде, булачак энциклопедиянең сүзләр исемлеге төзелде», - дип хәбәр итте энциклопедияне әзерләүчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot