news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада "Мисс Мөслимә" матурлык бәйгесе узачак

Кагыйдә буенча, катнашучылар 18-30 яшьлек, Ислам кануннарын үтәп яшәүче булырга һәм кимендә 3 сүрә белергә тиеш.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Уфада өченче ел рәттән үткәрелүче “Мисс Мөслимә – 2017” матурлык бәйгесе узачак, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.17 мартта финалга чыгучылар «Нур» Татар театры бинасына җыелачак.

Шушы көннәрдә катнашучылар сайлап алу туры узган. Кагыйдә буенча, мөслимәләр 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булырга, Ислам кануннарын үтәп яшәргә, кимендә 3 сүрә белергә тиеш.

Программа кысаларында баллы хәйрия ярминкәсе, мөселман товарларын сату буенча көнчыгыш базары үткәрү, иганәчеләрдән бүләкләр уйнату көтелә.

Конкурсны Башкортостан Мөслимәләр берләшмәсе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot