news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янына мактаулы каравыл куелды

Уфада Россия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янына мактаулы каравыл куелды. Бу хакта «Башинформ» яза.

«Легендар комдив һәйкәле янындагы мактаулы каравылга басу — безнең өчен зур хөрмәт», — ди Уфаның Совет мәйданында каравыл хезмәтенә баскан егетләр.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Совет мәйданында мактаулы каравыл белән Хәтер вахтасына 27 августта старт бирде. Ул көнне республика легендар 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Россия Герое, генерал-майор Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовның тууына 124 ел тулуны билгеләп үтте.

«Узган ел Республика көнендә без бу комплексны барлык ватан саклаучылар истәлегенә хөрмәт урыны буларак ачтык. Биредә яшь шәйморатовчылар ант кабул итә. Моннан махсус хәрби операция зонасына ирекле батальоннар җибәрелә. Алар барысы да — халкыбыз каһарманнары Миңнегали Шәйморатов һәм Салават Юлаевның лаеклы токымнары», — диде республика башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100