news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада “Мин — башкорт, дип танышыгыз” китабы чыкты

Нәшриятта китапның барлык тиражы диярлек сатылып бетелүе турында әйтәләр.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Уфада, М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында “Мин — башҡорт, тип танышығыҙ” – “Называйте себя башкиром” китабын тәкъдим иттеләр. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Китапның авторы – Башкортстанның танылган шагыйрәсе, Ш.Бабич исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Зөлфия Ханнанова.

Китап  Башкортстанның З.Биишева исемендәге “Китап”  нәшриятында 1000 данә тираж белән чыккан. Презентация өчен тагын шул кадәр китап нәшер ителгән. Нәшриятта китапның барлык тиражы диярлек сатылып бетелүе турында әйтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot