news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада милли оешмалар җанисәпкә әзерләнә
Рәсми матбугат та бу эшкә кереште
Скопировать ссылку
(Уфа, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда быелгы халык исәбен алуга әзерлекне рәсми оешмалар да, төрле милләтләрнең милли-мәдәни үзәкләре дә киң җәелдерә. Рәсми матбугат та бу эшкә кереште.
Республика хөкүмәтендә бу мәсьәләгә багышланган киңәшмә дә булып үтте. Анда кайбер оештыру эшләре каралды, халык исәбен алуда катнашачак кешеләр күпме булырга тиешлеге, аларның төп бурычлары хакында килешенде.
Республикадагы милли оешмалар да быелгы җанисәпкә әзерлек мәсьәләләрен тикшерә. Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты вәкилләре үз киңәшмәсендә халык исәбен алуда үзләренең дә актив катнашырга тиешлеген ассызыклады. Бөтендөнья Башкорт Корылтае Башкарма комитетының яңа рәисе Азамат Галин әйтүенчә, бу эшкә әзерлек Уфада гына түгел, ә районнарда да алып барылырга тиеш.
Башкортстан татар милли оешмалары да үз утырышларында халык исәбен алуга әзерлекнең мөһимлеген белдерде. Танылган галимнәр Илдар Габдрафыйков белән Рушан Галләмов җитәкчелегендә, татар милли оешмалары вәкилләре халык исәбен алуга әзерлек программасын әзерләгән.
“Аны без Казандагы галимнәргә дә җибәрдек. Бу эшне бергәләп, киңәшләшеп алып барасы иде”, - диде Илдар Габдрафыйков дүшәмбе кичен уздырган киңәшмәдә.
Татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары алда торган эшләр хакында фикер алышты, кайсы оешма нинди эшләргә җаваплы булачагын килеште. Чыгыш ясаучылардан Бөтендөнья Татар конгрессының Уфадагы даими вәкиле Алик Локманов, БР Татар конгрессы әгъзасы Рәис Карачурин, БР Татар Иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов һәм башкалар халык исәбен алуга әзерлек чорында һәм шул кампания барганда татарлар башкарасы эшләр хакында тәкъдимнәрен әйтте. Киләсе очрашу алдагы атнага ук билгеләнде. Ул утырышта Башкортстан татарлары турында газета чыгара башлау турында сөйләшәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot