Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада милли кием көне алдыннан чиккән сөлгеләр тарихы турында сөйләячәкләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
14 апрельдә Башкортстанның дәүләт концертлар залында Милли костюм көненә багышланган «Халыкның чигүле тарихы» дип исемләнгән сөлгеләр күргәзмәсе ачыла. Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Башинформ шул турыда яза.
Күргәзмәдә Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиаллары саналган тарихи-мәдәни үзәкләр музейларыннан сөлгеләр коллекциясе тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар республикада яшәүче 12 халыкның тастымалларын һәм сөлгеләрен күрә алачак. Аларны тупларга төрле районнарда яшәүчеләр дә ярдәм иткән.
Татар тарихи-мәдәни үзәге 100 ел элек иҗат ителгән сөлгене тәкъдим итәчәк. Аны Буздәк авылында яшәүче Әминә Сакаева тапшырган. Әлеге сөлге аңа әбисеннән калган. Татар тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Гаугарова сүзләренә караганда, сөлге озак сакланган булуга карамастан, бизәкләрнең төсе чыкмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз