news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада милли кием буенча конференция үткәрелә

Уфада “Башкортстан, Урал һәм Идел буе халыкларының милли киемнәре колейдоскобы” дип аталган фәнни-гамәли конференция ачылды.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Уфада “Евразия йөрәге” Халыкара иҗат фестивале кысаларында милли кием буенча конференция уза. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Конференция эшчәнлегендә Мәскәүдән, Башкортстан, Марий Эл, Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Калмыкия, Крым республикаларыннан, Пермь, Хабаровск крае, Волгоград, Свердловск һәм Оренбург өлкәләреннән килгән хакимият органы, фән-мәгариф, милли-мәдәни берләшмә һәм оешма вәкилләре катнаша.

Конференция кысаларында Конгресс-холлның утырышлар залында традицион костюм күргәзмәсе һәм традицион костюм элементлары кергән заманча кием дефилесы узды.

“Бу конференция безнең өчен аерым әһәмияткә ия. Бүген ул “Евразия йөрәге” Халыкара фестиваленә башлангыч бирә, ул безнең республиканың мәдәни бренды булып санала. Безнең мәдәни кодның бер өлеше буларак, мәдәни мирасны, милли киемнәрне саклау, зур әһәмияткә ия һәм бу фестивальдә чагылыш тапмый кала алмады”, - дип белдерде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, чара кунакларын сәламләп.

Конференция барышында Башкортстан, Урал, Идел буе һәм Россиянең башка төбәкләре халыкларының милли киемнәрен саклау һәм өйрәнү сораулары күтәрелә. Катнашучылар традицион киемнең үзенчәлекле имиджын булдыру һәм төбәкне этнотуризмда үстерү роле турында фикер алышалар, заманча мода индустриясендә экологик, этник трендлар темасына сөйләшәләр.

Конференция материаллары буенча фәнни басма чыгачак, ул РИНЦ мәгълүматлар базасына кертеләчәк.

Фәнни-гамәли конференция 2018 елда “Дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасы финанслый торган милләт ара мөнәсәбәтләрне җайга салучы һәм гражданлык бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән чаралар исемлегенә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100