news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шагыйрь, композитор Мидхәт Әбделманов Уфада ачык һавада татарча бәйрәм оештырган

Шагыйрь, композитор Мидхәт Әбделманов Уфада ачык һавада татарча бәйрәм оештырган
https://tatar-congress.org/

11 июльдә Уфа шәһәренең «Арт-квадрат» мәйданчыгында татар телендә тамаша булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Уфа үзәгендә, ачык һавада инде берничә рәттән татар телендә күркәм чаралар оештыручы шагыйрь, композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мидхәт Әбделмановка зур рәхмәтләребезне белдерәбез», диелә хәбәрдә.

Концертта халык җырлары, гармун көйләре яңгыраган. Биредә «Милли аваз» җыр-моң төркеменең чыгышлары, кечкенә балалар башкаруында татар биюләре булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot