news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада милләт яшьләре клубы эшли башлады

Башкаладагы мәһабәт “Конгресс-холл” бинасында алар өчен “Айбар” исемле төнге клуб эшли башлады

(Уфа, 20 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы башкорт һәм татар яшьләре яңа ял итү үзәгенә ия булды.
Башкаладагы мәһабәт “Конгресс-холл” бинасында алар өчен “Айбар” исемле төнге клуб эшли башлады.
Әлеге клубның тәүге кичәсе уңышлы гына үтте.
Клубны оештыручыларның берсе танылган җырчы һәм музыкант, “Ант” эстрада төркеме җитәкчесе Алмаз Гафаров әйтүенчә, төнге ял үзәге һәр шимбә саен кичке 11дән иртәнге алтыга хәтле эшләячәк.
“Безнең клубта яхшы заманча милли көйләр тыңларга, күңеле булганчы биергә була, - ди А. Гафаров. - Әмма төнге ял моның белән генә чикләнми. Без киләчәктә бирегә яшь шагыйрьләрне, язучыларны, театрлар артистларын, җырчыларны, гомумән иҗади зыялыларны чакырырга исәплибез. Яшьләр күңелендә милли рух ныгысын, алар һәр өлкәдә үз белемнәрен арттырсын һәм карашларын киңәйтсен дигән нияттә башладык бу эшне”.
Моңа кадәр Уфадагы башкорт һәм татар яшьләре өчен милли клуб булмады, шуңа күрә бары тик рус һәм чит илләр көйләре яңгыраган клубларга гына йөри алды алар. Хәзер исә үз көйләребезне тыңлап кинәнер милләт кызлары һәм егетләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot