news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Җәмигъ мәчете комплексында яңа бина ачылачак

Яңа бинаны ачу 19 июньгә планлаштырылган.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Быел Уфада Россия Ислам университетының Җәмигъ мәчете комплексы территориясендә яңа бина ачылачак. Яңа бина ачылу Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдиннең баш мөфти постында 40 еллык идарәсе белән бәйле. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Яңа бинаны ачу 19 июньгә планлаштырылган. Әлеге тантаналы чараны оештыру турында республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда барлык конфессияләр лидерлары фикер алышты.

«Актив позициягез, зирәклегегез, уңышлы эшчәнлегегез өчен Сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең республика уникаль: аның территориясендә 100дән артык милләт вәкиле яши, барлык традицион дин вәкилләре дә бар. Әгәр без тыныч һәм тату яшәмәсәк, Башкортстанның үсеше мөмкин түгел. Уртак көч белән без төрле дин кешеләре арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклыйбыз», — дип билгеләп үтте регион җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot