news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада "МАТУР ТВ" телеканалы эшли башлады

Татар, башкорт каналлары күп булу сәбәпле, "МАТУР-ТВ" җитәкчесе Артур Мамбетов үзенчәлекле форматтагы контент тәкъдим итәргә җыена.

(Уфа, 7 март, "Татар-информ", Миләүшә Латыйпова). Уфада "МАТУР ТВ" дип исемләнгән татар-башкорт телендәге телеканал эшли башлады. 

Әлеге вакытта телеканалның эчтәлеген татар һәм башкорт телендәге җырлар тәшкил итә . "МАТУР ТВ" телеканалы җитәкчесе Артур Мамбетов әйтүенчә, Татарстан, Башкортстан һәм башка өлкәләрдә яшәүче милләттәш эстрада җырчылары кызыксынуларын белдереп, үзләренең билгеле һәм яңа клипларын җибәрә башлаган.

Профессиясе буенча видеооператор булып эшләгән "МАТУР ТВ" телеканалы җитәкчесе Артур Мамбетов "Татар-информ" хәбәрчесенә яңа телеканал ачу идеясе күптәнге булуын әйтте: "Башкортстанда һәм күрше тугандаш Татарстанда милли каналлар саны бихисап. Зур конкуренция булу сәбәпле, яңа телеканалга ниндидер үзенчәлек кертү теләге зур. Минем уйлавымча, тамашачы телевизорны кабызганда, матур һәм сыйфатлы видеосурәт күрергә тиеш һәм шуңа күрә без FullHD форматы яклы. Шуннан чыгып, телеканалга исеме дә “МАТУР ТВ” дип сайланды. Проектларга килгәндә, алар шактый күп булачак. Идеяләр төрле-төрле. Күптән өйрәнелгән, бер шаблонга нигезләнеп эшләнелгән форматтан читкәрәк китеп, яңа сулышлы, үзенчәлекле проектлар, яңа йөзләр тәкъдим итәргә әзерләнәбез. Шулай ук, инде берничә танылып өлгергән проект авторы да элемтәгә чыкты. Планнарның барысын да ачып бетермик, кыскасы, һәр кеше “МАТУР ТВ”да үзе өчен кызыклы тапшыру табачак. Әлегә, телеканалда тәүлек дәвамында татар, башкорт һәм рус җырчыларының клиплары күрсәтелә.” 

"МАТУР ТВ" каналын телевизорда һәм интернет челтәреннән башка, шулай ук, андроид платформасы өчен чыгарылган махсус кушымтада карап була. Артур Мамбетов әйтүенчә, “МАТУР ТВ” телеканалында күрсәтеләчәк тапшырулар өчен алып баручылар кастингы уздырылачак. 

Аны «Башинформсвязь» (IP-телевидение), «Кристалл» һәм «Яшел нокта» элемтә операторлары тоташтырган кабель телевидениесендә яки интернет челтәрендә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100