Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге клубта очрашу узды
16 мартта Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова исемендәге клубның чираттагы очрашуы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу юлы җәмәгатьчеләр, тарихчылар, укытучылар «Татар дастаннары: көйләп уку традициясе» дигән темага Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты, БР С.Юлаев исемендәге, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Газиевның лекциясен тыңладылар.
Чара барышында Идрис Газиев дастанның барлыкка килүе, аның төрләре турында сөйләп кенә калмыйча, «Йосыф кыйссасы», «Бүз егет», «Сәйфелмөлек» кебекләрен көйләп тә күрсәтә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз