news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Мөслим Магомаевны искә алачаклар

Җырчының юбилеена багышланган кичә 25 октябрьдә Валиди исемендәге Милли китапханәдә үтәчәк.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан башкаласында күренекле җырчы, СССРның халык артисты Мөслим Магомаевны искә алачаклар. Җырчының юбилеена багышланган кичә 25 октябрьдә Валиди исемендәге Милли китапханәдә үтәчәк. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Чара кысаларында җырчының репертуарыннан популяр җырлары яңгыраячак, кино- һәм видеоматериаллар күрсәтеләчәк, китаплар күргәзмәсе оештыралачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot