news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада мөселман дәваханәсе ачылды
Башкаладагы Сипайлово бистәсендә мөселман клиникасы эшли башлый
Скопировать ссылку
(Уфа, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада яшәүче дин әһелләре, мөселман кешеләре бу көннәрдә зур шатлык кичерә. Башкаладагы Сипайлово бистәсендә мөселман клиникасы эшли башлый.
Әле дәваханәне ачу өчен соңгы әзерлек эшләре алып барыла. Клиника барлык мөселман тәртип-кагыйдәләрен үтәп эшлиячәк. Мисал өчен, гинекологлар булып фәкать хатын-кызлар гына эшләргә тиеш. Барлык табиблар да авыруларны яулык бәйләп, озын итәкләр киеп хезмәтләндерәчәк. Башка табибларга килгән очракта да аларны сайлап алу мөмкинлеге булачак.
Мөселман клиникасында малайларны сөннәткә утырту хезмәте дә каралган. Дәваханәдә эшләү өчен рөхсәт алганчы, табиблар Башкортстан мөселманнары диния нәзаратында махсус курслар үткән.
Клиникада намаз уку, башка гыйбадәтләр кылу өчен, аерым бүлмә булдырылган. Анда намазлыклар, дисбеләр дә алып куелган. Киенү-чишенү өчен аерым бүлмәләр әзерләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2