news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Уфада Мәүлид бәйрәм тамашасы тәкъдим ителә

Биредә чираттагы тапкыр Мәүлид бәйрәм уңаеннан оештырылган матур тамаша тәкъдим ителә

(Уфа, 19 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген кич Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда зур бәйрәм. Биредә чираттагы тапкыр Мәүлид бәйрәм уңаеннан оештырылган матур тамаша тәкъдим ителә.
Әлеге тамаша быел Уфаның берничә мәчетендә, шулай ук мәһабәт Конгресс-холл бинасында күрсәтелгән иде инде. Дини вәгазьләр генә укылмый бу кичәдә. Анда дин әһелләренең чыгышлары да, республиканың күренекле сәнгать осталары да чыгыш ясый. Шуңа күрә дә аны Нефтьчеләр мәдәният сараенда тагын да бер кабатлап күрсәтергә булдылар.
Кичәдә татар имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкләгән “Ихлас” мәчетенең “Иляһилар” сәнгать төркеме, шулай ук татар һәм башкорт җырчылары үзләренең иң яхшы җырларын, шулай ук мөнәҗәтләрне башкаралар.
Мөхәммәт хәзрәт Галләм тырышлыгы белән, соңгы елларда Мәүлид кичәләре чын-чынлап театрлаштырылган тамаша сыйфатын алды. Шуңа күрә дә анда дин әһелләре генә түгел, ә югары җитәкчеләр дә, милләт зыялылары да, яшьләр дә бик теләп йөри.
“Аллага шөкер шундый көннәр килде – хәзер без динебез исламның кадерле бәйрәмнәрен мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә генә түгел, ә затлы мәдәният учакларында да тантана итә алабыз, - дип шатлыгын яшерми Мөхәммәт хәзрәт. – Мисал өчен, узган елларда бу изге бәйрәмебезне без хәтта Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында да бик зурлап бәйрәм иткән идек. Быел да бу тантана яңа төзелгән “Конгресс-холл” бинасында зурлап билгеләнде. Хәзер инде менә мең кеше сыйдырышлы Нефтьчеләр мәдәният сараенда да бәйрәм итәбез”.
Бүгенге Мәүлид бәйрәменә республиканың рәсми даирәләре дә, галимнәр, иҗат зыялылары да киләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100