Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада мәктәпләр өлешчә дистанцион укуга күчә
Читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Балалар арасында респиратор инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткечләре югары булу сәбәпле, Уфа мәктәпләре укучылары укуның дистанцион режимына күчә.
«Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә», — дип яза «Башинформ».
Әлеге карар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкорстан Республикасы идарәсе рекомендацияләре белән коронавирус инфекциясен таратмау буенча шәһәр оператив штабы тарафыннан кабул ителгән.
Дистанцион укуга Уфаның 51 гомуми белем бирү оешмасы күчәчәк. Аларда кискен респиратор вируслы инфекция һәм COVID-19 билгеләре белән авыручыларның югары күрсәткече теркәлгән.
Оператив штаб әгъзалары әйтүенчә, ике атна эчендә эпидемиологик вазгыять күзәтеләчәк. Ул тотрыклыланган очракта, укучылар гадәти уку режимына кайтачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз