news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада мәктәпләр, хастаханәләрдән кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Хокук саклау органнарындагы чыганак мәгълүматлары буенча, Башкортстан башкаласында моннан ике көн элеккеге вәзгыять кабатлана.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Уфада ике медицина учреждениесеннән пациентларны, мәктәпләрдән укучыларны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Оператив мәгълүматларга караганда, коткаручылар Черниковка микрорайонында урнашкан 17нче шәһәр балалар хастаханәсе һәм Запотоцкий урамындагы йогышлы авырулар хастаханәсеннән барлык пациентларны урамга алып чыккан.

Вакыйга урыныннан "Башинформ" агентлыгы корреспонденты хәбәр иткәнчә, 35нче мәктәптән эвакуацияләнгән барлык укучыларны вакытлыча Конгресс-холл бинасына урнаштырганнар.

Хокук саклау органнарындагы чыганак мәгълүматлары буенча, Башкортстан башкаласында моннан ике көн элеккеге вәзгыять кабатлана. Ул чагында дәүләт учреждениеләренә бинада шартлаткыч куелуы хакында ялган хәбәрләр килгән иде.

Шулай ук мәктәпләр, сәламәтлек саклау өлкәсе объектларыннан кешеләрнең эвакуацияләнүе билгеле булды. Биредә 13нче поликлиника, 10нчы хастаханә, травматология пункты,15, 35, 38, 103, 108 һәм 141нче мәктәпләр хакында сүз бара. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шулай ук Уфаның Кировоград урамындагы «Төзелеш базары»ннан кешеләрне эвакуацияләүләре хакында хәбәр иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100