news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада мәктәп ашханәләрен Казан үрнәгендә рестораннарга үзгәртәчәкләр

Татарстан башкаласындагы 28 мәктәптә укучылар «швед өстәле» системасы буенча туклана.

Уфада мәктәп ашханәләрен Казан үрнәгендә рестораннарга үзгәртәчәкләр
архив

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Уфада мәктәп ашханәләрен Казан үрнәгендә рестораннарга үзгәртәчәкләр. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Мәктәпләрдә рестораннар ачу - Татарстанда гамәлгә ашырыла торган белем бирү проекты. Казан шәһәрендәге белем бирү учреждениеләрендә алар ачылды инде. «Мәктәп рестораннары» проектын Уфада да гамәлгә ашыру күздә тотыла», - диде ул.

«Мәктәп рестораны» проекты кысаларында укучылар «швед өстәле» системасы буенча туклана. Укучылар өч төрдәге беренче, икенче ашларның, салат һәм эчемлекләрнең үзләре теләгәнен сайлап алалар. Ашханәләрдә капиталь ремонт үткәрелгән, уңайлы заманча интерьер булдырылган һәм ризыклар тарату линиясе оештырылган.

  • «Мәктәп рестораны» проекты Казанда 2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бүген Татарстан башкаласында 28 мәктәп рестораны бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100