news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Мәҗит Гафури истәлегенә багышланган чаралар уздыралар

Мәҗит Гафури - татар язучысы, шагыйрь, фольклорчы, драматург, татар әдәбияты классигы.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Уфада Мәҗит Гафури истәлегенә багышланган чаралар уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Мәҗит Гафури - татар язучысы, шагыйрь, фольклорчы, драматург, татар әдәбияты классигы.

Кичә әдипнең мемориаль музей - йортында Мәҗит Гафури истәлегенә багышланган бәйрәм узды. М. Гафуриның шигырьләре һәм әсәрләреннән өзекләр яңгырады.

Мәҗит Гафури мемориаль музей-йорты 1948 елның гыйнварында ачыла. Музейда барлыгы алты зал. Музейның алты залыннан өчесе - кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе һәм эш кабинеты, 1923 елдан алып 1934 елга кадәр гаиләсе белән Мәҗит Гафури яшәгән бүлмәләр интерьерында торгызыла. Калган өчесе халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты турындагы экспозицияләрне үз эченә ала.

Йортта шагыйрьнең фатир сурәтләнеше, кулъязмалары һәм документлары, XX гасыр башы йорты интерьерының детальләре саклана. Музей фондларында Мәҗит Гафури кулъязмалары, мемориаль әйберләр сакланышта тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100