news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада педагог һәм балетмейстер Шамил Терегуловка истәлек тактасы ачтылар

29 августта Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының легендар педагогы һәм балетмейстеры Шамил Терегуловка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Чара аның тууына 75 ел тулуга багышланган иде. «Башинформ» шул турыда яза.

Истәлек тактасы Достоевский урамының 49/1 йортына куелды. Бу йортта Шамил Терегулов 2001 елдан 2008 елга кадәр яшәгән. Әлеге истәлекле чарага педагогның гаилә әгъзалары, якыннары, хезмәттәшләре, укучылары, театр җитәкчелеге һәм мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.

Шамил Терегулов (1947-2008) – искиткеч биюче, талантлы балетмейстер һәм хореограф, сизгер һәм таләпчән педагог, Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты. Мемориаль такта ачу хокукы Шамил Терегуловның тормыш иптәше, башкорт опера һәм балет театры балет труппасының баш балетмейстеры һәм сәнгать җитәкчесе, Россия һәм Башкортстанның халык артисткасы, С. Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Леонора Куватовага тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot