news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада легендар опера җырчысы Мәгафура Салигаскаровага мемориаль такта ачыла

Уфада легендар опера җырчысы, РСФСР һәм БАССР халык артисты Мәгафура Салигаскаровага мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Мәгафура Салигаскарова күпьеллык театр эшчәнлегендә Петр Чайковский, Николай Римский-Корсаков, Джузеппе Верди, Александр Бородин, Жорж Бизе операларында, үзебезнең һәм милли композиторлар спектакльләрендә алтмыштан артык төрле образ булдырган. Ул башкорт авторлары операларындагы партияләрне беренче булып башкарган.

Мәгафура Салигаскарова бөтен Советлар Союзы буйлап гастрольләрдә йөрде. Ул «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнде. Башкортстан АССР атказанган һәм халык артисты, РСФСРның атказанган һәм халык артисты исеменә лаек булды.

Башкорт операсы легендасының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара 27 мартта Халыкара театр көнендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100