news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Кызыл таң» газетасының элеккеге баш мөхәррире Муса Мөлеков вафат

9 июньдә танылган әдәбият белгече һәм журналист, филология фәннәре кандидаты, Башкорт педагогика университеты доценты Муса Мөлеков вафат булды. «Башинформ» шул турыда яза.

Муса Мөлеков 1986-1991 елларда – «Кызыл таң» республика иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире була. 1991 елдан алып 2011 елга кадәр М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты вазифасында эшли. Аның фәнни хезмәтләре татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, татар халкы фольклоры, сәнгать әсәрләре поэтикасы белән бәйле иде. Ул йөздән артык фәнни мәкаләләр һәм методик эшләнмәләр авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100