news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада кымыз ясарга өйрәтәчәкләр

Бәйрәмгә Башкортстан районнарыннан кымыз җитештерүчеләр киләчәк.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). 27-28 июльдә "Акбузат" ипподромы "Йайляу" башкорт этно-фестивалендә кымыз ясарга өйрәтәчәкләр. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бәйрәмгә Башкортстан районнарыннан кымыз җитештерүчеләр киләчәк һәм Уфага үз продукциясен алып киләчәк. Әлеге чарада кымыз ясарга өйрәтәчәкләр. Кымыз җитештерүчеләр үзләренең продуктларын республикада иң яхшысы дип атау хокукы өчен конкурста көч сынашачак.

Программада этно-ярминкә, концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, этно-ишегалды һәм балалар зонасы булачак. Кумыс-бар һәм чәй белән ял итү зонасы, шулай ук "Ашмаркет" ашамлыклар фестивале оештырылачак.

Фестивальнең икенче көнендә бөтен гаилә белән "Терра Башкирия" ат-спорт турнирының чираттагы этабында ат чабышларын карарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot