news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада күренекле мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла турында спектакль премьерасы була

Башкортстанда 13 октябрьдә Уфада Республика халык иҗаты үзәгенең Мәдәният йортында «Акмулла» спектакле премьерасы булачак. Спектакль бөек шагыйрь, дин белгече, мәгърифәтче Мифтахетдин Акмуллага багышлана. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.

Сценарийның авторы – «Табын» башкорт халык иҗаты коллективы режиссеры, Башкортстанның атказанган артисты, Мостай Кәрим исемендге Милли яшьләр театры актеры Илнур Локманов.

Халык иҗаты үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мифтахетдин Акмулланың тормышы авырлыклар, кыенлыклар һәм киртәләр белән тулы булган, ләкин бу аңа тарихта үз эзен калдырырга комачауламаган.

Тамаша 18.00 сәгатьтә башлана. Адресы: Кустарная ур., 17 йорт. Билетларны Пушкин картасы белән алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100