news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада курай көненә багышланган күргәзмә ачыла

Уфада курай көненә багышланган күргәзмә ачыла
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Уфада курай көненә багышланган «Курай — башкорт халкының җаны» күргәзмәсе ачыла. Исегезгә төшерәбез, быел беренче тапкыр Башкортстанда Курай көне билгеләп үтелә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Курай көне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан гамәлгә куелды һәм беренче тапкыр 10 октябрьдә билгеләп үтеләчәк, диелә хәбәрдә.

9 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр эшләячәк Башкортстан Республикасы Милли музеендагы күргәзмәдә курайның эволюциясен күрергә була. Монда курайның халык музыка коралыннан академик өйрәнү предметына кадәр үзгәрүен күрсәтүче сирәк китаплар, нота басмалары һәм архив фотосурәтләр булачак.

Шулай ук экспозициягә башкорт музыка сәнгатенең легендаларына караган шәхси инструментлар – курайлар да кергән. Күргәзмә экспонатларының берсе – дөньякүләм танылган AY YOLA төркеме солисты Ринат Рамазановның шәхси курае. Килүчеләр уникаль инструментларны гына түгел, сәхнә костюмнарын да күрәчәк.

Оештыручылар күргәзмәне ачуны курай көненә туры китерде. Күргәзмә ачылышында кунаклар курай тавышын ишетә, концертлардан өзекләр карый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot