news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада крематорий төзү проектын Дәүләт экспертизасы хуплады

Уфада крематорий төзү проектын Дәүләт экспертизасы хуплады
Фото: © "Татар-информ"

Башкортстанның дәүләт экспертизасы идарәсе Уфада крематорий төзү проектына уңай бәяләмә бирә. Әлеге документ бердәм дәүләт нәтиҗәләр реестрында дөнья күргән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Башинформ» мәгълүматларына караганда, проектлаучы булып «Республика шәһәр төзелеше үзәге» учреждениесе тора. Объектны Уфа мэриясенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе төзи. Проектның техник өлеше экспертиза узган, ә төзелешнең смета бәясен билгеләү әле тикшерү стадиясендә.

«Без проект документациясенең техник өлешенә дәүләт экспертизасы уңай нәтиҗәсен һәм Орджоникидзе районында муниципаль крематорий төзү буенча инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләрен алдык. Бүген әле объектның смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү өлешендә проект документациясенә дәүләт экспертизасы бара. Дәүләт экспертизасыннан уңай бәя алуга, подрядчы оешманы билгеләү буенча конкурс процедураларын игълан итү өчен финанслау чыганагы билгеләнәчәк» , — дип хәбәр иткән Уфа шәһәре хакимияте матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Уфа хакимияте шәһәрдә беренче крематорий урнаштыру өчен территорияне планлаштыру һәм чикләү проектын раслаган иде. Аны Орджоникидзе районында, Энергетиклар урамы, элеккеге Новоалександровка бистәсе һәм «Башнефть-Новоил» предприятиесе территориясе белән чикләнгән территориядә төзергә планлаштыралар. Матбугат конференцияләренең берсендә Уфа мэры Ратмир Мәүлиев крематорий кирәклеге турында сөйләде, диелгән «Башинформ» хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100