news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Корбан гаете намазы 6 мәчеттә үтәчәк - Үзәк диния нәзарәте

Мәчетләрдә бәйрәм чаралары җирле вакыт белән иртәнге 9да башлана.

 (Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазлары үтәчәк мәчетләрнең исемлеген тәкъдим итә.

Төп бәйрәм Уфаның "Ләлә-Тюльпан" җәмигъ мәчетендә җирле вакыт белән иртәнге 9да башланачак. Вәгазьне Югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин уздырачак.

Моннан тыш, бәйрәм чаралары Уфаның тагын берничә мәчетендә үтәчәк:

1. Беренче җәмигъ мәчете. Адресы - Тукай урамы, 52нче йорт.

2. "Мәдинә" мәчете - Фронт бригадалары урамы, 10 йорт.

3. "Гөфрән" мәчете - Алтай урамы, 19 йорт.

4. "Мәдинә" мәчете - Гатчина урамы, 1 йорт.

5. "Хәмзә" мәчете - Гагарин урамы, 16 йорт.

Әлеге мәчетләрдә дә бәйрәм вәгазьләре иртәнге 9да башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100