news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада корбан чалу урыннары билгеләнде

11 августта бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен каршы ала.

Уфада корбан чалу урыннары билгеләнде
Михаил Захаров

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Уфада Корбан гаетен бәйрәм итү вакытында ике махсус мәйданчык оештырыла – Зинино бистәсе янындагы “Караван” сәүдә үзәге (Пригородная урамы, 55) каршында һәм Орджоникидзе районындагы Төньяк автовокзал территориясендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый карар гомум махсус мәйданчык оештыруның уңай нәтиҗәсен исәпкә алып кабул ителде.

Гает намазыннан соң башкаланың “Ватан” этно-паркында һәм “Башкортостан” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда “Ферзь эшлекле клубы” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Корбан хәләл Fest” бәйрәм чарасы оештырылачак.

Фестиваль программасында – көрәш буенча спорт ярышлары, бәйрәм концерты һәм пылау белән сыйлау.

  • 11 августта бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен (яки Гыйд әл-адха) каршы ала. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100