Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Коръәнне сәнгатьле укучылар бәйгесенә соңгы әзерлекләр бара
Уфада Коръәнне сәнгатьле укучылар бәйгесенә соңгы әзерлекләр бара
(Уфа, 22 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада балалар һәм үсмерләр арасында Коръәнне оста итеп укучыларның XI республика бәйгесенең финал өлешенә соңгы әзерлекләр алып барыла. Ул башкаланың Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәсендә 2 июньдә үтәчәк. Республиканың барлык диярлек төбәкләреннән 300 дән артык бала катнашыр дип көтелә анда.
Былтыр да бу үзенчәлекле бәйгедә 300 дән артык иманлы бала катнашып үз осталыгын сынап караган иде. Мәрьям Солтанова имсемендәге мәдрәсәнең ректоры, “Рисаләт” газетасы баш мөхәррире Илдар хәзрәт Малахов әйтүенчә, балалар арасында динебез ислам нигезләрен өйрәнүчеләр, Коръәнне ятлаучылар артканнан-арта бара. “Ә инде алар арасында шундый конкурслар да оештыру аларның шул алган белемнәренә үзенчә бер имтихан үткәрү кебек була”, - ди ул.
Коръәнне сәнгатьле сөйләү бәйгесендә татарлар белән башкортлардан тыш, республикада яшәүче башка дин кардәшләр дә – дагыстанлылар, әзербайҗаннар, казакълар, чеченнар һәм башка милләтләр вәкилләре дә ихлас катнаша.
Илдар Малахов әйтүенчә, бу бәйге, нигездә, балалар арасында оештырылса да, анда өлкәнннәр дә катнаша ала. “Аларның чыгышларын без аерым бәяләячәкбез, - ди Илдар хәзрәт. – Ә инде бу бәйгедә җиңгән кешене иң зур бүләк – компьютер көтә. Моңардан тыш башка җиңүчеләргә дә төрле кыйммәтле бүләкләр әзерләнде”.
Коръәнне сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесенә Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин рәислегендәге жюри бәя бирәчәк. Анда Мысырдан килеп укытучы гарәп мөгаллимнәре дә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз