news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада композитор Светлана Шаһиәхмәтованың юбилей концерты узачак

Светлана Шаһиәхмәтова Башкортстанның беренче хатын-кыз композиторы.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). 21 июньдә Уфа сәнгать училищесының Концерт залында “Багышлау...” дип аталган концерт узачак. Ул Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Башкортстан Республикасы Композиторлар союзы әгъзасы, мөгаллим Светлана Шаһиәхмәтованың юбилеена багышлана. Аңа август аенда 80 яшь тулачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Кичәдә Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры башкаруында композиторның төрле елларда иҗат иткән “Дүрт кәеф” симфоник циклы, Башкорт сюитасы һәм 1938 елның 10 июлендә Уфада булган фаҗигале хәлләр тәэсирендә язылган “Багышлау” пьесасы яңгыраячак.

Оркестрның дирижеры – Халыкара, Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Камил Абдуллин.

  • Светлана Шаһиәхмәтова – Башкортстан республикасының беренче хатын-кыз композиторы. Аңа Дмитрий Шостакович үз хәер-фатихасын бирә. Казан консерваториясенең Альберт Леман һәм Нәҗип Җиһанов классларын тәмамлаган. 1964 елда Светлана Шаһиәхмәтова Уфага кайта һәм Уфа сәнгать училищесында музыкаль теория фәннәрен укыта башлый. Шул ук елны Дмитрий Шостакович тәкъдиме белән Светлана Шаһиәхмәтова СССР Композиторлар союзына кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100