news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада компания директоры урынбасарын көндәшен үтергән өчен 10 елга хөкем иткәннәр

Суд шулай ук һәлак булучының туганнарына 1,5 млн акча түләүне билгеләгән.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Уфаның Октябрь районы суды пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче “Уфа-Лайн компаниясе” фирмасы директоры урынбасарына карата “Үтерү” маддәсе нигезендә хөкем чыгарган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Башкортстан прокуратуратурасы матбугат хезмәтендә 2015 елдан транспорт компаниясенең җирле эшмәкәр белән хезмәттәшлек иткәнлеген хәбәр иткәннәр. Ул фирмага чит ил гражданнарын маршрут автобусларына йөртүче итеп эшкә урнаштыру хезмәтен башкарган. 2017 елда эшмәкәр үзе автобус маршруты ачып җибәргән һәм ул “Уфа-Лайн компаниясе” фирмасы маршруты белән туры килгән. Директор урынбасары  очрашу билгеләгән. Ул аның автомобиленә утыргач корбаны күкрәгенә пычак кадаган һәм качкан. Зыян күрүче ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Гаепләнүче гаебен танымаган. Суд аны каты режимдагы төзәтү колониясенә ун елга хөкем иткән, шулай ук һәлак булучының туганнарына 1,5 млн акча түләүне билгеләгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot