news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада “Китапны биибез” республика бәйгесен йомгакладылар

Катнашучыларга "Урал-батыр" халык әкияте,"Мастер һәм Маргарита" романы һәм "Читекле песи” әкиятләренең мотивлары буенча бию әзерләргә тәкъдим ителгән.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Бүген, 29 апрельдә, “Китапны биибез”“(Танцуем книгу”) республика бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Башкорт дәүләт педагогика университетының актлар залында югары уку йортлары, көллият, гимназия, лицей, ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре һәм клублары, мәдәният йортлары, студияләре, төрле китапханәләрнең иҗади бию коллективлары җыелды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Конкурс шартлары нигезендә, бәйгедә өч яшь категориясендә коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашты. Катнашучыларга "Урал-батыр" халык әкияте, "Мастер һәм Маргарита" романы һәм "Читекле песи” әкиятләренең мотивлары буенча бию әзерләргә тәкъдим ителгән.

Жюри хөкеменә 57 эш тәкъдим ителде. Бәйгенең йомгак өлеше концерт рәвешендә узды.
Чараны Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә оештырды. Бәйге Башкортстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot