Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Китап бәйрәме»ндә Кадим Аралбайның яңа китабын презентацияләү була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Китап бәйрәме» III халыкара китап ярминкәсе кысаларында Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбайның «Седые ковыли» дип исемләнгән яңа китабын презентацияләү була. Чара 30 майда 15:30 сәгатьтә икенче чатырда планлаштырылган. Презентациядә шигырьләр укылачак, шулай ук автор белән аралашырга, сораулар бирергә, автограф алырга мөмкин булачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Китап шушы көннәрдә Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» башкорт нәшриятында чыкты. Анда Кадим Аралбайның рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре һәм поэмалары тупланган. Тәрҗемәчеләр арасында Дим Дәминов, Газыйм Шәфыйков, Анатолий Майоров һәм башка тәрҗемә осталары, шулай ук башлап кына килүче тәрҗемәчеләр – шагыйрьнең кызы Ләйлә Аралбаева һәм аның туганнан туган сеңлесе Гүзәл Мөкминова бар, диелә хәбәрдә.
- Кадим Габделгалим улы Аралбаев (1941 елда туган) — башкорт шагыйре, прозаик, публицист, редактор, педагог, Башкортстан Республикасының халык шагыйре, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз