news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Китап бәйрәме»ндә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китаплар тәкъдим ителәчәк

Уфада 30 майда 15:00 сәгатьтә Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китапларын презентацияләү була. Презентация «Китап бәйрәме» III халыкара китап ярминкәсе кысаларында узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Берничә җыентык тәкъдим ителәчәк. Башкорт халкы борынгыдан ук батырлыгы һәм кыюлыгы белән дан тота. Ул һәрвакыт илне дошманнан сакларга баскан. 80 ел элек бөтен дөньяны фашизмнан коткарган совет солдатларының батырлыгы бүген дә кабатлана», - дип билгеләделәр нәшриятта.

«Дорогами героев» җыентыгына (аудиокушымта белән) фронтовик язучыларның, шулай ук ата-бабаларыбызның васыятенә тугры калып, сугышчыларыбызның 1812 елгы Ватан сугышында, Бөек Ватан сугышында, локаль конфликтларда, махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыкларын чагылдыручы башка язучыларның әсәрләре кергән.

Ризван Хаҗиевның «Помнят высокие Татры» китабында Бөек Ватан сугышы чорындагы реаль вакыйгалар һәм чын кеше — башкорт разведчигы Вафа Әхмәдуллинның язмышы тасвирлана.

Фатих Кәримнең «Җиңү җыры» җыентыгына ике югары хәрби орден белән бүләкләнгән һәм Җиңү алдыннан һәлак булган фронтовик шагыйрьнең шигырьләре тупланган.

«Фронтовые реликвии» җыентыгының нигезен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең хатлары, шулай ук аларның Башкортстан Милли архивы фондларында сакланган истәлекләре тәшкил итә.

Зәйнәп Биишеваның «Партизан малай» китабында ике егетнең — белорус укытучысының улы Павло белән башкорт хәрби хезмәткәренең улы Ирекнең хәрби дуслыгы турында бәян ителә.

Зөһрә Котлогыйлдинаның «Без — сугыш балалары» китабында сугыш балалары сөйләгән кыйммәтле мәгълүматлар – балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән йөздән артык кешенең истәлекләре һәм шаһитлыклары тупланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot