Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Китап бәйрәм»ен Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус операция геройларына багышлыйлар
Уфаның Совет мәйданында 30 майдан 1 июньгә кадәр чираттагы «Китап бәйрәме» узачак. «Башинформ» агентлыгы шул хакта хәбәр итә.
Бу юлы фестиваль программасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция геройларына багышланачак, диде Радий Хәбиров, «Ир-атлар сөйләшүе» республика профиль сменасында катнашучының соравына җавап биреп. «Китап бәйрәме» инде өченче тапкыр оештырыла.
«Шуннан соң, 5-8 июньдә, «Әйдә уйнарга!» фестивален үткәрергә ниятлибез, анда чын мәгънәсендә балалар әкияте атмосферасын тудырачакбыз. Шулай ук быелның җәендә Совет мәйданы «Геройлар вакыты» патриотик җыр фестивален уздыру урынына әвереләчәк, ә көзен һәркемне «Көз романтикасы» классик җыр фестиваленә чакырабыз», – диде Радий Хәбиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз