news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Китап бәйрәме» ярминкәсендә узачак «Белем.Лекторий» программасына чакыралар

Уфада «Китап бәйрәме» ярминкәсендә «Белем» җәмгыяте 30 майдан 1 июньгә кадәр 11нче чатырда (Сәнгать академиясе белән янәшә) бай эчтәлекле «Белем.Лекторий» программасын әзерли.

Төрле яшьтәге кунакларны мавыктыргыч һәм технологик чаралар көтә. Алар – беренче ярдәмне өйрәтү өчен VR-күзлек, ясалма акылны көндәлек тормышта һәм шәхси бренд булдыру өчен куллану буенча мастер-класслар, Эрмитаж, Пушкин музее, Мариин театры һәм Щукин институты буенча виртуаль сәяхәтләр, шулай ук «Китап детективы» кебек интеллектуаль квизлар һәм әдәбият аша психологияне тикшерүләр.

«Өмет» газетасы хәбәр итүенчә, программада «ДНК России» циклыннан һәм Җиңүнең 80 еллыгына фильмнар күрсәтү, заманча яшьләр, Башкортстанның иҗат династияләре һәм нейрочелтәрләрне кулга ияләштерү турында лекцияләр карала.

Бушлай программа мәгърифәтчелек мәйданчыгы мәктәп укучыларына, студентларга, ата-аналарга һәм фән, тарих, мәдәният һәм технологияләр белән мавыгучыларга кызыклы булачак.

«Белем.Лекторий»га сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot