news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Китап - бәйрәм» китап ярминкәсе программасы яңа конкурслар белән тулыландырылды

Уфада «Китап - бәйрәм» халыкара китап ярминкәсен уздыруга әзерләнәләр, дип хәбәр итә «Башинформ». Россиядә китап сөючеләр бәйрәме 24 майдан 26 майга кадәр уза. Күргәзмә баш каланың Совет мәйданында урнашачак.

Эшлекле программаның төп вакыйгаларының берсе «Китап нәшрияты һәм матбугат системасында халыкара хезмәттәшлек» темасына милли нәшриятлар белән түгәрәк өстәл булачак, дип хәбәр итә «Башинформ».

Башкала халкы һәм кунаклары танылган шагыйрьләр әсәрләре мотивлары буенча шигырьләр һәм җырлар тыңлый яки гастрономия зонасында Башкортстанда яшәүче халыкларның милли ризыкларын татып карый алачак. Ә кич белән «Китап - бәйрәм»гә килүчеләргә рус һәм башкорт әдәбиятының экранлаштырылган иң яхшы әсәрләрен карарга тәкъдим итәләр, шулай ук «Кичке уен» вакытында халык көйләренә биергә дә мөмкинлек булачак.

Кунаклар яңа китаплар сатып алу белән генә чикләнмичә тематик кичәләрдә, интерактивларда, мастер-классларда, автограф-сессияләрдә, кино күрсәтүләрдә дә була, шулай ук яшь авторларның иҗаты белән дә таныша һәм популяр актерлар белән очраша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100