news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада кинематографистлар берлеге әгъзасы Юлай Ногманов вафат

Уфада 59 яшендә кинематографистлар берлеге әгъзасы, кино - һәм телеоператор Юлай Ногманов кинәт вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Юлай Ногманов озак еллар «Башкортстан» ДТРКда оператор булып эшли, күп кенә фильмнар һәм тапшырулар ясауда катнаша, Екатеринбургтагы Урал дәүләт икътисад университеты телестудиясендә эшли.

Операторның соңгы эшләренең берсе «Ак тирмә» Мәскәү фольклор төркеме өчен Истанбулда төшерелгән видеоклип була, ул анда берничә ел яшәгән. Кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева хәбәр иткәнчә, Юлай Ногманов күптән түгел Уфага кайткан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot