news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Кифая Фазлетдинованы хөрмәтләделәр

Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кифая Фазлетдиновага 70 яшь тулды

(Уфа, 4 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кифая Фазлетдиновага 70 яшь тулды. Шушы уңайдан бик күп котлаулар кабул итә ул.
Кифая ханымны Башкортстан татар милли оешмалары берлегенә керүче иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләр вәкилләре дә үз утырышында котлады. Чыгыш ясаучылар Кифая Фазлетдинованың милли җанлы булуын ассызыклады. Аның тынгысыз эшчәнлеге берничә кешегә торырлык дигән бәяләмәләр дә бирелде. Кичәдә җыр-моңнар да, бүләкләр дә булды, билгеле.
Кифая Фазлетдинова “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына туксанынчы еллардан ук җитәкчелек итә. Үзенең төп эшеннән тыш ул башка игелекле чараларга да вакыт һәм форсат таба. Рухи мәркәзебез Казанга сәяхәтләр оештыру белән дә танылды ул. Андый сәяхәтләргә Кифая ханым, гадәттә, укытучыларны һәм мәктәпләр укучыларын, иҗади зыялыларны ала. Шундый 50 сәяхәтне оештырды инде ул. Әле бу санда гына тукталып калмаячагын да әйтте ул үзенең 70 яшьлек юбилей кичәсендә.
Кифая ханым соңгы елларда Башкортстан татар балаларын Татарстанның югары уку йортларына укырга керү өчен дә зур оештыру эшләрен башкара. Аларны имтиханнар биргәнче дә анда алып барып кайта, имтиханнар биргәндә исә, үз әниләре кебек, гел алар янында була. Быел да шушы игелекле эшкә алыначагын әйтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot