Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада кичә ике сәгатьтә ике айлык норма күләмендә яңгыр яуган
Бүген шәһәрдә әле дә кайбер светофорлар эшләми.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 4 сентябрьдә, Уфада 2 сәгатьтә ике айлык норма яңгыр яуган. Якынча мәгълүматларга караганда, 115 мм явым-төшем булган. Биредә сентябрь өчен күрсәткеч 53 мм санала. Нәтиҗәдә шәһәр транспорты катнашында 10 баллы "бөке" хасил булган, кайбер биналарны су баскан, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Шәһәр хакимияте хәбәр иткәнчә, коммуналь хезмәтләр ныклы режимда эшләгән.
Шәһәр юлларына яңгыр суы белән бергә чүп-чар, ташлар һәм агач ботаклары аккан. Бу тармакта шулай ук шәһәр районнарын төзекләндерү учреждениесе хезмәт куя. Эш тәүлек режимында оештырылган.
Шулай итеп, көчле яңгыр нәтиҗәләрен бетерүдә коммуналь хезмәттән 1500 хезмәткәр һәм 300 берәмлек махсус техника катнашкан.
Уфаның 112 Коткару хезмәте мәгълүмати-диспетчер үзәгенә аномаль яңгырдан соң 200дән артык шалтырату булган.
Бүген шәһәрдә хәзергә кадәр кайбер светофорлар эшләми. Бу юнәлеш өчен җаваплы хезмәтләр җайга салу эшләрен алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз