news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрының гастрольләре башлана

29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Уфада Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре узачак. Гастрольләр театрга нигез салынуның 90 еллыгы кысаларында уздырыла. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Ноябрь ахырында - декабрь башында без Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрын кабул итәбез. Аншлаг көтелә. Без бу вакытта Мәскәүдә булачакбыз, 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә анда ике спектакль куябыз», - диде Уфаның «Нур» дәүләт татар театры директоры Фирзат Габидуллин.

Кунаклар сүзләренчә, гастроль алмашу объектив сәбәпләр аркасында өзелгән. Тинчурин театры моңа кадәр Уфа дәүләт татар театрына 2016 елның апрелендә гастрольләр белән килгән булган. Соңгы тапкыр Башкортстанда Тинчурин театры гастрольләре 2019 елда «Башкортстан» дәүләт концертлар залында узды.

«Без Уфада 2019 елдан бирле гастрольләр белән булмадык, моңа пандемия сәбәп булды. Мин театрда 2002 елдан бирле эшлим, һәм элегрәк без ел саен гастрольләргә бара идек. Безне һәрвакыт ачык күңел белән каршы алдылар. Без Уфа тамашачысы белән күптән дус, Уфада гына түгел, районнарда да булдык», - диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында Тинчурин театры дүрт спектакль күрсәтәчәк. 29 ноябрьдә «Яратам! Бетте-китте!» (авторы Ләйсән Әминова, режиссер Зөфәр Харисов) спектакле тәкъдим ителә. 30 ноябрьдә тамашачыларга Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов куелышындагы «Хыялый» лирик комедиясе күрсәтеләчәк. Ул башкорт драматургы Салават Әбүзәров пьесасы буенча куелган.

1 декабрьдә Уфа тамашачысы «Кияү урлау» комедиясен карый алачак (автор Салават Юзеев, режиссер Регина Саттарова). Гастрольләр 2 декабрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры режиссеры Илсур Казакбаев куелышында Ркаил Зәйдуллинның «Ашина» мистик драмасы белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100