news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Камал театры гастрольләре ачылды

Кичә Уфада К.Тинчурин пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре ачылды. Уфа «Нур» татар дәүләт театры залы тулы иде, дип хәбәр итә Камал театры матбугат хезмәте.

Сәхнәдән сәламләү сүзләре белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, «Нур» театры директоры Фирзат Габидуллин һәм М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры директоры Иршат Фәйзуллин чыгыш ясады.

Театр Уфага барлыгы 8 спектакль алып килде, алар арасында соңгы еллардагы премьералар һәм легендар «Зәңгәр шәл» дә бар. Гастрольләр 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100