news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Камал театры гастрольләре ябылу тантанасында ике мәдәният министры катнашкан

Гастрольләр 113нче сезон премьерасы - Илгиз Зәйниевның "Бию пәрие" спектакле белән ябылган.

Уфада Камал театры гастрольләре ябылу тантанасында ике мәдәният министры катнашкан
Риф Якупов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Уфада Камал театры гастрольләре ябылу тантанасында ике республиканың мәдәният министрлары – Татарстаннан Ирада Әюпова һәм Башкортстаннан Әминә Шәфыйкова катнашкан. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Камал театрының Уфадагы зур гастрольләре быел “Нур” Уфа татар дәүләт театры сәхнәсендә үтте. Бу ике театрның алмаш гастрольләре иде.

Гастрольләре ябылу тантанасы уңаеннан сәхнәдән сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаган җитәкчеләр даими гастрольләрнең халыкара мөнәсәбәтләрдә һәм республикара дуслыкта мөһим роль уйнавын ассызыклап үткәннәр.

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Камал театры артистлары, Татарстанның атказанган артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Миләүшә Шәйхетдинова һәм Минвәли Габдуллинга Башкортстан Мәдәният министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырган.

Камал театры коллективына да төбәкара эшчәнлекне үстерү һәм БР белән ТР арасындагы театраль сәнгать өлкәсендәге иҗади алмашлар практикасын киңәйтү өлкәсендә башкарылган эшләр өчен Башкортстан Дәүләт Корылтаеның рәхмәт хаты тапшырылган.

Гастрольләр 113нче сезон премьерасы - Илгиз Зәйниевның "Бию пәрие" спектакле белән ябылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100