Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Камал театры гастрольләре аншлаг белән ачылды
Гастрольләр үткән сезон премьерасы булган "Әтәч менгән читәнгә" спектакле белән башланып китте.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген “Әтәч менгән читәнгә" спектакле белән Уфа шәһәрендә Г.Камал театрының зур гастрольләре ачылды. Спектакльләр Уфа “Нур” Татар дәүләт театры сәхнәсендә бара. “Тамаша залында аншлаг иде”, - дип хәбәр итә театрның маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов.
Спектакль башланыр алдыннан тамашачыны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов, "Нур" театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов һәм директоры Илдар Хаҗиев сәламләде.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театрының директоры Иршат Фәйзуллин, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Илсөяр Газетдиновалар коллегаларына уңышлы гастрольләр теләделәр.
Залда тамашачылар арасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Шамил Абдраков та бар иде.
Гастрольләр үткән сезон премьерасы булган "Әтәч менгән читәнгә" спектакле белән башланып китте. Спектакльне Аяз Гыйләҗев прозасына нигезләнеп Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган.
Иртәгә “Нур” театры сәхнәсендә – Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” драмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз