Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Айгиз Баймөхәммәтов әсәре буенча төшерелә торган фильмга кастинг игълан ителде
Уфада язучы Айгиз Баймөхәммәтовның шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча «Ташлама мине, әни!» тулы метражлы нәфис фильмын төшерә башлыйлар. Бу хакта Башкортстан кинематографистлары берлеге рәисе Зөһрә Боракаева әйтте, дип хәбәр итә «Башинформ».
Проектны БР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе башлап җибәрә. Фильмның режиссеры - Вилүрә Исәндәүләтова. Кино төшерү гыйнвар ахырында башланачак.
Кастингта катнашу өчен малайларның 11 яшьтән 14 яшькә, кызларның 11 яшьтән 13 яшькә кадәр булуы һәм рус телен белүләре мәҗбүри шарт булып тора. Кастинг видеоязмалар буенча үткәреләчәк. Гаризалар республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән кабул ителә.
Катнашырга теләүчеләргә исем-фамилиясен, яшен, үзләре турында сөйләргә яки кыска шигырь укырга кирәк була. Видео 2-3 минуттан артмаска һәм яхшы яктыртылган урында төшерелергә тиеш. Элемтә өчен контакт телефонын күрсәтергә кирәк. Видеоны бары тик castingfilm2023@yandex.ru почтасына җибәрү сорала.
Язучы Айгиз Баймөхәммәтовның «Ташлама мине, әни!» әсәре балалар йортындагы үсмерләрнең авыр тормышы турында сөйли. Повесть күп телләргә тәрҗемә ителгән, укыту программаларына кертелгән. Башкортстан, Татарстан, Бурятия, Тува, Калмыкия һәм Казахстан театрларында әлеге әсәр мотивлары буенча спектакльләр уңышлы бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз