news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада күренекле җырчы картиналарыннан күргәзмә ачылды

Фәрит Бикбулатовның акварель сурәтләреннән торган шәхси күргәзмәсе ачылды

(Уфа, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы С. Аксаков йорт-музеенда күренекле җырчы, Башкортстанның халык артисты, Уфа шәһәренең әтрафлы шәхесе (мактаулы гражданы) Фәрит Бикбулатовның акварель сурәтләреннән торган шәхси күргәзмәсе ачылды.
Анда авторның 29 искиткеч матур картинасы урын алган. Күргәзмәне ачу тантанасына киң билгеле рәссамнар, сәнгать белгечләре, иҗат әһелләре, төрле мәгълүмат чаралары журналистлары килде.
Шушы тәүге юлларны укыгач та, күпчелек кеше гаҗәпләнеп тә куйгандыр. Әйе, аптырыйсы түгел, Уфаның иң матур йорт-музейларының берсендә, чынлап та, Фәрит Бикбулатовның, соклангыч моңлы тавышка ия җырчыбызның, матур картиналарыннан торган күргәзмә эшли башлады.
Шәхсән үзем Фәрит аганың рәсем сәнгате белән дә “шаяруы” хакында электән дә хәбәрдар идем. Аның кайбер картиналарын күреп сокланганым булды моңа кадәр дә. Ә инде әле күргәзмә ачканда аның җитди мавыгуга әйләнгән хоббие җимешләрен тагын бер күреп чиксез ләззәт кичердем һәм аның бу өлкәдәге илһамлы иҗаты хакында күбрәк мәгълүматлы булдым.
Өлкәнрәк буын кешеләр яхшы хәтерли – Фәрит Бикбулатов әле Башкортстан телевидениесе ачылган гына елларда, егерме елдан артык, диктор булып эшләде. Җырчы булырга вокаль белем алган талант иясе шулай итеп журналистикага да кереп китте һәм шул елларда Башкортстан дәүләт университетында өстәмә филолог белеме дә алды. Телевидениедан киткәч, Ф. Бикбулатов тынгысыз җырчылык иҗатын башлады һәм үзенең сәхнә дуслары белән татар һәм башкортлар яшәгән бар төбәкләрне әйләнеп чыкты.
Мәктәп елларында ук рәсем сәнгате белән мавыкса да, Фәрит Хәйбулла улы картиналар язуга чын-чынлап 1996 елда гына, ягъни 60 яше тулгач кына, тотына. Нигездә акварель техникасы белән яза ул картиналарын. Башта үзенең тәүге сурәтләрен Ишембай шәһәрендәге танылган рәссам Рафаэль Кадыйровка күрсәтә ул һәм аның фикерләрен белешә. Остаз шәхес аның бик яхшы “рәссам оеткысы” булуын әйтә һәм бу мавыгуын ташламаска, яңа картиналар язарга киңәш итә.
Ә соңрак Фәрит Хәйбулла улы бу шөгылендә тагын бер остазга юлыга. Уфадагы танылган татар рәссамы, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов белән таныша ул. Вәкил әфәнде белән аның остаханәсендә очрашып сөйләшүләр, аның файдалы киңәшләрен тыңлаулар рәсем сәнгате буенча һөнәри белем алмаган Фәрит әфәнденең осталыгын күтәрүдә хәлиткеч роль уйный, билгеле. Ә инде иҗатка рухландыручы, илһам өстәүче иң якын кешесе – тормыш иптәше Гөлшат ханым Әлмөхәмәтова була. Ул аның картиналарына иң беренче бәя бирүче дә, мактап канатлар куючы да. Ни аяныч, Гөлшат ханым узган елда кинәт кенә вафат булды. Әле ачылган күргәзмәсен исә Фәрит ага Бикбулатов нәкъ менә сөекле җәмәгатенә багышлаган.
Фәрит Бикбулатовның иҗатының күпчелек өлешен туган ягыбыз Башкортстанның һәм атаклы җырчыбызның туган районы Зилаерның, туган авылы Мәксүтнең искиткеч гүзәл табигать күренешләре алып тора. Әлеге күргәзмәсенә дә ул туган ягындагы иң матур урыннарны чагылдырган сурәтләрен сайлап алган. Алардан ниндидер бер шигыранә илаһилык, җыр-моң агылгандай. Күпчелеге ачык яшел һәм ачык зәңгәрсу төсләр белән язылган картиналар алдына килеп баскач, бала чакларга кайткандай буласың.
Әлеге күргәзмәне оештыруга күп көч салган улы, танылган журналист Азамат Әлмөхәмәтовка һәм иҗатка рухландырып торучы дусты Вәкил Шәйхетдиновка зур рәхмәтләрен әйтте Ф. Бикбулатов. “Мондый дуслар булганда, күргәзмәләремне Уфадагы башка залларда да, туган ягым Зилаерда да оештыру теләге бар. Сурәтләр төшерүне киләчәктә дә дәвам итәчәкмен. Алар, минем җырларым кебек үк, авыр уйлардан арындыра, кайгы-хәсрәтләремне җиңеләйтә”, - диде ул. Ә тамашачыларга күрсәтер эшләре күп Фәрит аганың. 200гә якын сурәте җыелган аның “иҗат остаханәсе сандыгында”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100